Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 97 процентка үтәлгән
9 ноябрьгә Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 97 процентка үтәлгән – планлаштырылган 3 млн 150 мең квадрат метр торакның 3 млн 57 мең квадрат метры тапшырылган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Министр сүзләренчә, коммерцияле төзелеш буенча планлаштырылган күләмнең 51 проценты тапшырылган – бу гомуми мәйданы 747 мең квадрат метр мәйданлы 126 күпфатирлы йорт.
Социаль ипотека буенча еллык план 78 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиеш булган 56 йортның, гомуми мәйданы 126 мең квадрат метр булган 29 йорт тапшырылган.
Индивидуаль торак төзелеше буенча 2 млн 183 мең квадрат метр мәйданлы 16 175 йорт тапшырылган (индивидуаль торак төзелеше буенча план июнь башында ук тулысынча үтәлгән иде – ТИ искәрмәсе).
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның икесе буенча эшләр бара. Бу ятим балаларны һәм биш һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү.
Аерым алганда, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бишенче дәүләт килешүе кысаларында 100 бинага аукцион игълан итте. Инде төзелгән килешүләрдән ун йортта эш бара. Өч йортта эшләр тәмамланган. Өч муниципалитетта җиде йорт төзелеш стадиясендә, ул ятим балалар өчен билгеләнгән 244 бинаны үз эченә ала.
Күпбалалы гаиләләр өчен 28 сертификатның гомуми мәйданы 2552 квадрат метр мәйданга 27 сертификат гамәлгә ашырылган. Сертификат алган тагын бер гаилә өчен Дәүләт торак фонды хәзерге вакытта торак сайлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз