Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак тапшыру планы 61 процентка үтәлгән
27 майга Татарстанда 1904000 кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 61 процентын. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Әйтик, коммерцияле торак төзүчеләр тарафыннан 2023 елга планлаштырылган күләмнең 65 проценты тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 926 мең квадрат метр булган 115 күпфатирлы йорт була.
Социаль ипотека программасы кысаларында 17 йорт төзелгән, бу йөкләмәләрнең гомуми күләменең 42 процентын тәшкил итә.
Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 60 процентка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 911 мең кв. метр тәшкил итә, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз