news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак тапшыру программасы 83 процентка үтәлгән

Торак тапшыру буенча эш үтәлеше узган елның шул чоры күрсәткечләре дәрәҗәсендә.

Татарстанда торак тапшыру программасы 83 процентка үтәлгән
Рамиль Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2 миллион кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 проценты һәм узган елның шул чоры күрсәткечләре дәрәҗәсендә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 3 мең 74 фатирлы 55 йорт югары дәрәҗәдә әзер, шул исәптә 814 фатирлы 29 объектта төзелеш тәмамланган. Ел ахырына кадәр арендага торак программасы буенча 512 фатирлы 149 торак йортны файдалануга тапшырырга кирәк. Җиде муниципаль берәмлектә 95 йорт файдалануга тапшырылган.

«Ятим балаларны тораклы итү буенча 219 фатирга килешү төзелгән. Бүгенгә Азнакай, Алексеевск һәм Лаеш районнарында файдалануга тапшырылмаган 41 торак йорт кала. Соңгы аукцион узды. Тиздән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бу эшне төгәлләрбез дип уйлыйм», – диде Ирек Фәйзуллин.

Аның сүзләренчә, быел аерым категориягә керүче 165 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган.

Төзелә торган 32 күпфатирлы инвестицион торак йортның әзерлеге югары дәрәҗәдә. Республика буенча аз катлы 7 мең 683 объект файдалануга тапшырылган, диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов документлар буенча җитди эш алып барырга һәм проектларны төгәлләүне тизләтергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100