Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда торак тапшыру планын 72 процентка үтәгәннәр
Республиканың Биектау һәм Тукай районнарында 2020 ел планы тулысынча үтәлгән.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2 млн 137 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды, бу планлаштырылган күләмнең 72 процентын һәм 2019 елгы күрсәткечләрнең 18 процентын тәшкил итә. Республиканың Биектау һәм Тукай районнарында план тулысынча үтәлгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы ике атнада республикада 126,4 мең метр торак тапшырылган. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр мәгълүматлары буенча, Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елда 933 тикшерү үткәргән. Хокук бозучыларга 5 млн 308 мең сум штраф түләтүгә 125 карар чыгарылган.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестпрограммасы буенча 1 мең 866 фатирлык 80 йорт буенча белешмә тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 110 мең кв. метр (планнан 40,2 процент) тәшкил итә. Узган 14 көндә гомуми мәйданы 11 мең кв. метр булган дүрт объект сафка бастырылды. Калган 50 торак йорттан 30 йорт югары дәрәҗәдә әзер, 16 йортның әзерлеге — уртача, дүрт йортның — түбән.
Күпфатирлы инвестторак программасы нигезендә 2020 елда 177 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылачак, аларның торак мәйданы 1 млн 317,2 мең кв. метр тәшкил итә. Күрсәтелгән санның күпчелек өлешен инвестицион торак тәшкил итә, ул йорт төзүчеләр тарафыннан иске кагыйдәләр буенча өлешчеләр акчасына төзелә.
10 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча 824,7 мең кв. метр мәйданлы 108 шундый объект тапшырылган, ягъни планнан 62,6 процент. Шулай ук 55 йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә, 14 йорт уртача дәрәҗәдә әзер дип бәяләнә.
2020 елга шәхси торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру каралган
9 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 9 мең 250 шәхси торак йорт әзер, аларның гомуми мәйданы 1 млн 202,5 мең кв. метр, ягъни 86,6 процент. «Ике атна эчендә динамика 59 мең кв. метр тәшкил итте», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз