news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак тапшыру буенча еллык планның 19,5 проценты үтәлгән

Төзелеш тизлеге буенча Татарстан Россиянең уртача күрсәткечен узып китә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда файдаланышка 469 мең кв. метрга якын торак кертелгән. Бу торак тапшыру буенча еллык планның 19,5 процентын һәм үткән ел дәрәҗәсенә 101 процент тәшкил итә. Россиядә бу күрсәткеч уртача 81 процентка тиң. Әлеге мөрәҗәгать бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә яңгырады.

“Социаль ипотека программасы буенча без бүген 1202 фатирны тапшырдык. Соңгы ике атна эчендә статистика органнарында тагын 6 йорт һәм 509 фатир теркәлде”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Барлык республика программалары да эшләтеп җибәрелде. Шулай итеп, 6 йортта төзелеш эшләре тәмамланды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгәннәр яңа фатирларын алачак. Тагын 11 йорт төзелә. Барлыгы бу елда яңа фатир Татарстан Республикасының 98 ветеранына тапшырылачак. Уңайлыклары булган йорт ачкычларын 2017 елда 305 ятим бала алачак. Программаны тормышка ашыру өчен 346 млн сум акча бүлеп бирелде. Программада катнашучы кешеләрнең һәрбер алтынчысы яңа йортны Алабугада алырга теләде.

Күпфатирлы инвестицияле торак төзелә. Барлыгы шундый 111 йорт файдаланышка кертеләчәк. Шуларның 13 инде тапшырылган, ә 37 югары әзерлек дәрәҗәсендә. Азкатлы йортларны төзү эшләре дәвам итә. Быел республикада шәхси йортларның саны 9 меңгә артачак.

2017 ел программасына кергән барлык авыл клубларында (алар 31) эш дәвам итә. Шулай ук беренче медик-санитар ярдәме объектлары төзелеше һәм капиталь ремонт буенча программалар тормышка ашырыла. Тиздән хастаханәләрне капиталь ремонтлау буенча яңа программа старт алачак. Моның әһәмиятне турында республика Президенты җиткерде. Яңа универсаль спорт мәйданнары һәм модуль казаннар төзелешенә әзерлек этабы тәмамланачак.

Быел Татарстанда яңа 5 мәктәп булачак: “Чаллыда “Яр буе” микрорайонында мәктәп төзелеше башланды. Арчада 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Бүген Казанда 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәптә эш бара. Берсе Икенче Азино урамында һәм “Җиденче күк” торак комплексында. “Салават Күпере” микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне төзү эшләренә керешәбез ”, - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

“Мин барлык төзелеш объектларында катнашучыларга мөрәҗәгать итәм: барлык программалар эшләтеп җибәрелгән. Бу эшкә җаваплы карарга чакырам. Бигрәк тә игътибарны аварияле торакта яшәүчеләрне күчерү мәсьәләсен чишүгә юнәлтәм – бу иң беренче мәсьәлә”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук эшне тапшыруны сузган һәм сыйфатны төшерүгә юл куйган подрядчылар белән кырыс булырга кирәклеген әйтеп узды. Мондый компанияләр дәүләт заказында катнашырга тиеш түгел, диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100