Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак төзеп файдалануга тапшыру буенча иң югары планка билгеләнгән
Татарстанда торак төзеп файдалануга тапшыру буенча иң югары планка билгеләнгән
(Казан, 23 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Агымдагы елның 4 ае эчендә бөтен милек формасындагы предприятие һәм оешмалар тарафыннан, шәхси төзелешне дә кертеп, 536,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – республика алдына куелган еллык бурычның 26 процентын тәшкил итә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференция барышында сүз авылларда яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү өлкәсендә “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында барды. Чара ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.
Видеоконференция башланганчы, Р.Миңнеханов республикада торак сафка бастыру күләме ел саен арта бара дип белдерде. 2006 елда 1 миллион 800 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган булган. Агымдагы елда 2 миллион вадрат метрдан артык торак төзү күздә тотыла. Алга куелган максатны тормышка ашыру өчен инде хәзердән үк барлык ниятләнгән объектларда да эшне башларга кирәк, дип саный ТР Хөкүмәте башлыгы. “Аеруча аз катлы төзелешкә игътибар итәргә кирәк, чөнки әлеге йортлар авыл кешеләре өчен төзелә”, - дигән тәкъдимен җиткерде Р.Миңнеханов. Әлеге юнәлештә эш башланган инде. Агымдагы елның апрелендә 136 квадрат метр торак йорт төзелгән. Шул ук вакытта 60 процент торак шәхси төзүчеләргә туры килергә тиеш.
Р.Миңнеханов авылда торак йортлар төзелеше муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә үтәргә тиешлегенә игътибар юнәлтте, алар шәхси төзүчеләргә төрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Аерым алганда, төзелешкә документлар раслауда чуалчыклыклар тумасын иде. Республика структуралары төзүчеләргә финанс ярдәмен вакытында күрсәтергә тиеш. ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, торак төзелеше республиканың Буа, Сарман, Мамадыш, Әтнә, Тукай һәм Кукмара районнарында яхшы оештырылган. Тик яшә гаиләләр һәм белгечләр өчен торак йортлар төзелеш начар булган районнар да шактый. Бу - Балтач, Балык Бистәсе һәм Спас районнары. Бу объектив сәбәпләр белән бәйледер, мөгаен. “Безнең бурыч – аларны тикшерү”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Видеоконференция барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Әхмәтов торак төзелеше турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның беренче дүрт аенда төрле милек формасындагы предприятие һәм оешмалар тарафыннан, шәхси төзүчеләрне дә кертеп, 536,2 мең квадрат метр торак сафка баскан. Бу республика алдына куелган еллык бурычның 26 процентын тәшкил итә. 227,8 мең квадрат метр күп катлы торак файдалануга тапшырылган, бу - гомуми күләмнең 42,5 процентын тәшкил итә. Шәхси төзүчеләр тарафыннан үз акчаларына һәм банк кредитларына гомуми күләме 308,4 мең квадрат метр булган 2096 шәхси торак йорт салынган.
Социаль ипотека программасы нигезендә 28,07 мең квадрат метр торак яки 513 фатир төзелгән, бу - ниятләнгән күләмнең 5,35 процентын тәшкил итә. 2010 елга төзүчеләргә бер кешегә 0,7 квадрат метр дәрәҗәсенә якынаерга кирәк булачак. Шулай итеп, төзүчеләр елына 2,6 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырырга тиеш булачак. Икътисади яктан үсеш алган муниципаль берәмлекләрдә әлеге күрсәткеч бер кешегә 1 квадрат метрга җиткерелергә тиеш. “Татарстанда торак сафка бастыру буенча шундый югары планка беренче тапкыр билгеләнә”, - дип хәбәр итте М.Хөснуллин.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин торак төзегән вакытта туа торган төп проблемаларның берсенә игътибар юнәлтте. Кайчагында йорт кешеләр күчәргә әзер, ә инженерлык коммуникацияләре әле үткәрелмәгән була. Кагыйдә буларак, инженерлык челтәрләрен монтажлауга проект документациясе төзүчеләр кулына төп проект документыннан соңрак килеп керә. Т.Абдуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Дәүләт торак фонды тарафыннан торак төзелешенә 1953 торак йортны сафка бастырырлык акча алынган. Торакның бер өлеше – күп фатирлы йортлар, тик авыл җирлегендә сафка басарга тиешле 900 торак йорт гражданнарның үзләре тарафыннан төзеләчәк.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов үз чыгышында Казанда торак төзелешенә беренче дәрәҗә игътибар бирелә дип ассызыклады. Ел башыннан алып шәһәрнең төрле районнарында берничә торак объекты файдалануга тапшырылган. Агымдагы елның 30 июненә гомуми мәйданы 35 мең квадрат метр булган 5 торак йорт файдалануга тапшыру ниятләнә. Социаль ипотека буенча йортлар төзү елның 4нче кварталында тәмамланачак. Бер үк вакытта социаль объектлар да төзеләчәк, чөнки Казанның кайбер микрорайоннарында мәктәп, хастаханә һәм сырхауханәләр җитми. М.Заһидуллов игътибарны проект документациясен әзерләүгә дә юнәлтте. Еш кына шуның аркасында торак төзү буенча бирелгән вакыт өзелә. Казан башкарма комитеты җитәкчесе үз чыгышында Казандагы яңа төзелешләрнең архитектурасына да игътибар юнәлтте, чөнки Татарстан башкаласының үзенә генә хас кабатланмас йөзе булырга тиеш.
Соңыннан Чаллы, Аксубай, Буа, Алабуга, Бөгелмә һәм Чистай районнары вәкилләре сүз алды, алар ТР Хөкүмәте башлыгына үз районнарында яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен торак төзү турында хәбәр итте.
Видеоконференция ахырында Р.Миңнеханов әйтелгәннәргә нәтиҗә ясады. Аерым алганда, ул игътибарны проект документларын раслауга юнәлтте – моңа бәйле рәвештә чуалчыклар булырга тиеш түгел. Ул инвестицияләр мәсьәләсенә дә кагылып узды. Җирдән файдалану кагыйдәләре эшләнмәгән һәм расланмаган. Автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү буенча проект-смета документацияләре юк, алар торак микрорайоннарына туры килергә тиеш, дип сүзен йомгаклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз