news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак төзелеше программасы тулысынча формалаштырылды

Бүген ТР Хөкүмәте йортында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды


(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Люция Камалова). Татарстанда 2012 елга торак төзелеше программасы тулысынча формалаштырылды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә республикада торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган иде.
2012 елда республикада 2 млн 480 мең кв метр мәйданда торак төзелеше планлаштырыла. Шуның 473 мең кв метры – социаль ипотекага, 976 мең кв метры –күпфатирлы инвестицион торак төзелешенә, 1 млн кв метрдан артыграгы азкатлы төзелешкә туры киләчәк.
Бүгенге киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков ассызыклаганча, быел Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм башка категория гражданнарның торак шартларын яхшырту программалары дәвам итәчәк. Ул шулай ук республиканың яшь гаиләләрне тораклар белән тәэмин итү программасында янәдән катнаша башлавын искәртте. Моннан тыш,быел өлешләп төзүдә катнашып алданучылар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Быел шулай ук гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары да дәвам итәчәк. Быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча колачлы программа старт ала.
Министр Ирек Фәйзуллин искәртеп узганча, 2011 елда Татарстанда төзелештә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирелгән. Нәтиҗәдә, узган ел бәхетсезлек очраклары саны 16 процентка киметелгән, төзелештә үлем очраклары да кимегән.
2012 ел йомгаклары буенча, Татарстанда бер кешегә 0,656 кв метр торак мәйданы тулы киләчәк. 2011 елда бу сан 0,632 кв метр күләмендә булган.
“Муниципаль берәмлекләрнең бурычы – торакны расланган график нигезендә сафка бастыру, -дип билгеләп үтте министр. – 2012 елгы программаны һәм 2013 ел өчен төзелеше башлап калдырылган торак мәйданын тәэмин итү өчен, төзелеш өчен кирәкле җир кишәрлекләренең үскән базары булырга тиеш, аларның тиешле документлар белән тәэмин ителүе зарур”.
Муниципаль берәмлекләр соравы буенча, соңгы 5 елда торак төзелеше өчен торак пунктлар чигенә барлыгы 13,5 мең га җир кертелгән.
Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, муниципалитетлар алдына 2012 елның апреленә кадәр “Торак” федераль максатчан программасында катнашу өчен программаларын формалаштыру бурычы куела. Татарстанда торак шартларын яхшыртуны көткән 64 мең кеше хисапта тора. Шуларның 24,4 меңе – социаль ипотека программасында катнашучылар, 4 меңе -авыл җирләрендәге яшь белгечләр, 13,7 меңе-яшь гаиләләр, 6,5 меңе –инвалидлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot