news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак төзү планының егерме процентка якын өлеше үтәлгән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комплекслы торак төзелеше алып баруга игътибар итәргә кирәк дип саный.

Татарстанда торак төзү планының егерме процентка якын өлеше үтәлгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»).Татарстанда 28 февральгә 568 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 19 проценты дигән сүз. Динамика атнага 166,2 мең кв. м. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында комплекслы торак төзелеше алып баруга игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, планлаштырганда социаль инфраструктура — мәктәпләр, балалар бакчалары, башка объектлар турында да уйларга кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, шулай ук эш урыннары белән тәэмин итү дә мөһим.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча — гомуми мәйданы 273,6 мең кв. метр булган 4 мең 970 фатирлык 130 торак йорт тапшыру карала.28 февральгә статистика органнарына мәйданы 20,5 мең кв.м булган 363 фатирлык 11 йорт буенча хисап тапшырылган. Шул исәптән Казандагы «Салават Күпере» № 4-8 т/р торак йорт буенча да, мәйданы 15,3 мең кв. м.

Калган 119 объекттан 26 объект әзер диярлек (86,2 мең кв.м), уртача әзерлектә — 55 объект (71,3 мең кв. м), 38 объектта эшләр күп әле (95,5 мең кв. метр).

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 260,3 мең кв. м. мәйданда 38 йорт файдалануга тапшырылган. 71 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 57 йорт; 11 йортта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 28 февральгә 287,3 мең кв. м мәйданда 2209 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

Гражданнарга торак төзелешендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала. 2020 елда барлыгы 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла; 58 торак урынына электрон рәвештә аукцион игълан ителгән. 28 февральгә 46 күп балалы гаиләнең 25сенә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган. 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчене торак белән тәэмин итү кысаларында 12 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 5 чернобыльче, 5 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100