Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак сатып алу килешүләренең саны бер ай эчендә 10 процентка арткан
Август аенда Татарстанда 7,8 меңгә якын торак сату-алу килешүе төзелгән. Алдагы ай белән чагыштырганда (июль аенда 7,1 мең) бу күрсәткеч 10 процентка күбрәк. Бу хакта республиканың Росреестры хәбәр итте.
Шул ук вакытта бер ел эчендә килешүләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Әйтик, узган елның августында 14,5 мең килешү төзелгән булган.
Җәйнең соңгы аенда җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләре дә арткан. Август аенда 11,7 мең килешү төзелгән, бу сан июльгә караганда 3,4 меңгә күбрәк. Шул ук вакытта ипотекалар саны 4,3 меңнән 4,5 меңгә кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз