news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торак сафка бастыру планы 17 процентка үтәлгән

Татарстанда торак сафка бастыру планы 17 процентка үтәлгән
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда 552 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу – планның 17 проценты, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә.

Республикада коммерция төзелеше линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 1,5 проценты тапшырылган, бу гомуми мәйданы 26 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән 7 күп фатирлы йорт дигән сүз. Социаль ипотека программасы буенча план – гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил иткән 35 торак йорт, шуларның унбише – югары, калганнары уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

План үтәлеше буенча шәхси торак төзелеше өлкәсе беренче урында – 525 мең квадрат метр (планның 37 проценты).

Элегрәк Айзатуллин 2025 елда Татарстанда торак сафка бастыру буенча минималь планның 3,26 миллион квадрат метр тәшкил итүе хакында белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot