Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак пунктларның өч томлы энциклопедиясе тәкъдим ителәчәк
ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты торак пунктларның өч томлы энциклопедиясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында институт директоры Эльмира Галимова сөйләде.
«Былтыр бүләккә бирерлек 16 басма әзерләп чыгардык, быел – тагын 16 басма. Соңгы ике елда зур эш башкардык. Хәзер торак пунктларның ике телдә өч томлыгы чыгачак: өч том – русча, өч том – татарча. Аларны аерым тәкъдим итәчәкбез. Теләсә кайсы муниципаль районда бу хезмәтләр өстәл китабы рәвешендә булырга тиеш», – диде Эльмира Галимова.
Матбугат очрашуында катнашучылар энциклопедия эшләү тәртибен дә искә төшереп сөйләде. Тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин, алты томлы татар энциклопедиясе буенча эш башланганда, төрле өлкәләргә, республикаларга хатлар язганнарын әйтте. «Үзбәкстан, Казахстаннан җаваплар килә иде. Шул җавап хатлары нигезендә анкеталар, биографик мәкаләләр языла иде. Ул хатлар һаман папкаларда саклана. Аннары электрон почта эшне җиңеләйтте», – дип сөйләде.
Тарих фәннәре докторы, институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин, энциклопедия эшләгәндә, төрле өлкәләрнең үз белгечләре кирәклеген билгеләп узды. «Ландшафт турында яза башласаң да, башкасы өчен дә менә шул «тар» белгечләрне табарга кирәк», – диде.
Эльмира Галимова бу темага кушылып, медицина, сәнәгать һәм башка тармак белгечләрен җәлеп итәр өчен, гонорар фонды кирәклеген ассызыклады. «Бездән гонорар фондын кайтаруны сорыйлар. Безнең эштә бу бик кирәк. Элек бу система төгәл эшләгән. Алты томлы татар энциклопедиясен булдырганда, бу эштә катнашкан барлык кешеләр гонорар фондыннан акчалата бүләкләнгән», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз