news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак планда каралганның 58 проценты күләмендә сафка бастырылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә үткәрде.

Татарстанда торак планда каралганның 58 проценты күләмендә сафка бастырылган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда торак планда каралганның 58 проценты күләмендә файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президенты порталында хәбәр ителә.

Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча 2019 елда 7 мең 838 фатирлы 165 йорт сафка бастыру күздә тотыла, аларның гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр тәшкил итә. 28 июньгә статистика органнарына 46 йорт (2 мең 494 фатир) буенча хисап тапшырганнар. Төзелә торган 119 йортның 59ы – югары, 23е – уртача, 37се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Бүгенге көндә программада катнашкан 33 күпбалалы гаиләнең (алар биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли) барысына да аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар рәсмиләштерелгән. Сертификат рәсмиләштерелгән гражданнар арасында шулай ук 21 чернобыльче, Ерак Төньяктан күчеп кайткан бер кеше һәм күченергә мәҗбүр булган 18 кеше бар.

Хәзерге вакытта төзелә торган 59 күпфатирлы инвестицион торак йортның 30ы – югары, 26сы – уртача, 3се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстанда шәхси торак төзелеше өлкәсендә 2019 елда планлаштырылган 7 мең 325 объектның 4 мең 723е файдалануга тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100