Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасы буенча килешү төзелгән
Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы буенча 100 объекттан май ахырына кадәр 40 объект буенча контракт төзергә кала. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык муниципалитетлар катнашындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Үз чиратында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү программасы буенча 82 объектка подрядчылар билгеләнде. Май ахырына кадәр өч объектка һәм июньдә тагын өч объектка контрактлар төзү көтелә, дип билгеләде докладчы.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 7 объект буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Май аенда тагын бер объектка контракт төзү планлаштырыла, июньдә – икегә.
«Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында инфраструктураның торышын тикшерү төгәлләнде. 45 муниципаль берәмлектә 401 җирлеккә сметалар төзелде, сату-алу эшләре игълан ителде. Дәүләт контрактын төзү 16 июньгә билгеләнгән.
Министр сүзләренчә, бюджет учреждениеләрендә блок-модульле котельнялар һәм казаннарны тышка урнаштыру программасына 32 объект кертелгән, газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасына – 19. Бу чаралар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре проектлары ведомствоара килештерү уза, дип ачыклык кертте Айзатуллин.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанның коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа эшләнде. Быел аны гамәлгә ашыруга 10 млрд сум бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз