Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» хезмәте күрсәтелә
21 август көнне Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» хезмәте күрсәтелә. Халык коммуналь хезмәтләр күрсәтү, идарәче компанияләр эше, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән бәйле шикаятьләре турында хәбәр итә, шулай ук профильле белгечләрдән киңәшләр сорый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Консультацияләр 10:00–14:00 вакыт аралыгында үткәрелә. Сорауларны +7 (843) 236-00-71 телефон номерына шалтыратып бирергә була. Хәбәрләрне исә +7 (965) 593-86-64 номеры буенча MAX мессенджерында кабул итәләр.
Башкала халкы бу көнне коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатсызлыгы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләрен исәпләгәндә хокук бозу, күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне тиешле дәрәҗәдә карап тотмау, идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең, торак-коммуналь хуҗалыгы системаларының бернинди чаралар күрмәве яисә хокуксыз гамәлләре, каты көнкүреш калдыкларының вакытында түгелмәве, шулай ук йорт яны территорияләрен карап тоту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклауга бәйле башка сорауларга да җавап бирәчәк.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты, Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «ПЖКХ» Идарәче компаниясе»» һәм «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре вәкилләре җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз