Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мобиль кушымта эшләячәк
"Мой дом" мобиль кушымтасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм аларны күзәтеп торырга ярдәм итәчәк.
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча “Мой дом” мобиль кушымтасы эшләячәк. Мобиль кушымта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә барлык вакыйгаларда хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җиткерде.
Спикер мобиль кушымтаның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү һәм түләүләрне күзәтеп торуда, проблемаларны чишүдә ярдәм итәчәген җиткерде.
“Моннан тыш, компетентлы күзәтчелек органнары һәм гражданнар үзләре идарә оешмалары эшчәнлегенә анализ ясый һәм контроль булдыра ала”, дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.
Спикер сүзләренчә, яңалык кертүчеләр - Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз