Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак еллык планның 84 проценты күләмендә сафка бастырылган
Бүгенге көнгә Татарстанда торак 2022 елга билгеләнгәннең 84 проценты күләмендә сафка бастырылган. Бу 2 миллион 312 мең квадрат метр, ягъни узган елгы күрсәткечкә карата 128 процент дигән сүз. ТР торак, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Докладчы сүзләренчә, биредә иң зур өлешне шәхси торак төзелеше алып тора: 11 102 йорт сафка бастырылган, бу планның 93 проценты дигән сүз. Коммерцияле торак планлаштырылганның 70 проценты күләмендә төзелгән: гомуми мәйданы 644 мең квадрат метр тәшкил иткән 88 йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча планның 66 проценты күләмендә торак төзелгән.
Министр гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүдә дүрт программаны гамәлгә ашыру план нигезендә баруын аерым билгеләп үтте. Биредә сүз ятим балалар, яшь һәм күп балалы гаиләләр, шулай ук мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп кайтучылар һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр хакында бара.
«Татар-информ» агентлыгы 19 августта Татарстан Президентының ятим балалар тораксыз калган өчен район башлыкларына шелтә белдерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Айзатуллин торак төзелешенә ярдәм күрсәтү һәм базарны стимуллаштыруга юнәлдерелгән ике федераль инициативаны да искә алды. «Авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү» дәүләт программасы буенча план 87 процентка үтәлгән.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» федераль проекты буенча өч объект төзелә, алар 61 процентка әзер. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз