Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Торак-2010» күзәтчелек-профилактикалау операциясе уздырыла
Күрелгән чараларның нәтиҗәләре прокуратура органнарына җибәреләчәк
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел февраль-май айларында республикада «Торак-2010» күзәтчелек-профилактикалау операциясе үткәреләчәк.
Идел буе федераль округы субъектлары территориясендәге торак йортларда һәлакәтләр - янгыннар чыгу һәм аларда кешеләр үлү очракларын кисәтүне күздә тотып игълан ителгән «Торак-2010» операциясен Татарстанда уздыру буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин тиешле документларны имзалады, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Шул рәвешле, янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча янгынчылык отрядлары, частьләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе дәүләт янгынчылык күзәтчелеге территориаль идарәләре җитәкчеләренә муниципаль берәмлекләр Башкарма комитетларына җирле үзидарә органнары, йортлар белән идарә итү компанияләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан торак секторларда янгынга каршы профилактика эшләре алып баруны күздә тоткан тиешле норматив хокукый актлар кабул итү инициативасы белән чыгу йөкләнә. Шулай ук, капиталь һәм агымдагы ремонтлар кысаларында өстәмә акча җыю мәсьәләсендә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне гомуми җыелышка җыеп сөйләшү дә җирле хакимият органнары җилкәсенә салына.
Гражданнарны үзләре яшәгән урыннарда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү, агитацион материаллар әзерләп тарату, мич ягып җылытучы аз керемлеләргә мичләрен рәтләү, электр чыбыгын алыштыру буенча социаль ярдәм күрсәтү һ.б. профилактикалау чаралары планлаштырыла. Йортларны тикшерү эшен, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы ягыннан ышанычсыз саналганнарыннан (ялгыз картлар, күп балалы тәртипсез гаиләләр, эчкечелек, наркомания белән шөгыльләнә торганнар, бомжлар җыелган урыннар, бик күп катлы йортлар) башлау күздә тотыла, тулай тораклар һәм кунакханәләр дә ревизиядән читтә калмаячак, ә күрелгән чараларның нәтиҗәләре прокуратура органнарына җибәреләчәк, дип вәгъдәли министрлык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз