Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен туган телне сайлаучылар ике тапкыр арткан
Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыру өчен туган телне сайлаган укучылар саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
«Әгәр узган елда 1371 укучы туган телен сайлаган булса, 2023 елда - 2501 тугызынчы сыйныф укучысы», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
ОГЭда катнашу өчен тугызынчы сыйныфның 40090 укучысы теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда, тугызынчы сыйныф укучыларының саны 3796 кешегә арткан, диде Һадиуллин.
«Сайлап алу фәннәренә килгәндә, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы еллардагы кебек үк, информатика (59,5 процент), география (45,9 процент) һәм җәмгыять белеменә (40,4 процент) өстенлек биргән», - дип ассызыклады ул.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, информатиканы сайлаган кешеләр саны 2022 ел белән чагыштырганда 3452 кешегә арткан, географияне сайлаучылар 2726 укучыга, җәмгыять белемен бирергә теләүче 605 укучыга күбрәк теркәлгән.
«Тугызынчы сыйныф укучылары санының гомуми артуына карамастан, узган ел белән чагыштырганда, биология, физика, тарих, әдәбият, чит телләр буенча ОГЭда катнашучылар саны кими», - диде министр.
Тугызынчы сыйныф укучылары дүрт мәҗбүри имтихан тапшыра. Алар - рус теле, математика һәм укучылар сайлаган ике фән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бары тик рус телен һәм математиканы гына тапшыра ала.
Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп өлеше - 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә имтиханнар 4-23 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз