news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде

Татарстан районнарында төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Барлыгы 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

«Бөртекле культуралар 1 миллион 325 мең гектар мәйданда җыеп алынды. Тагын 43,6 мең гектарга якын мәйданда бөртеккә кукуруз суктырасы калды», - диелә хәбәрдә.

Иң күп ашлык Буа һәм Тәтеш районнарында (һәркайсында 170 мең тоннадан артык), шулай ук Арча районында (160 мең тоннадан артык) җыелды.

Тәтеш (гектарыннан – 38,9 центнер), Кукмара (37,8 центнер), Әтнә (34,4 центнер) һәм Кайбыч (32,9 центнер) районнары бөртеклеләрдән иң югары уңыш алуга иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100