news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда төнлә -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 25 октябрьдә, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, җепшек кар явуы һәм кыска вакытлы буран чыгуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -6..-1, көндез исә -2..+1 градус тәшкил итәчәк. Көчле җил көтелә, төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне республика юлларында кар боткасы һәм бозлавык барлыкка килүе хакында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot