news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә -24 градуска кадәр салкынайта

Татарстанда төнлә -24 градуска кадәр салкынайта
Фото: © "Татар-информ"

Пәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шулай ук көндез җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитү ихтимал.

Төнлә һава температурасы -12..-17 градус була, әмма аязганда -19..-24 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава температурасы -2..-7 градус фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot