Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төнлә 19 градуска кадәр суыта
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Иртәгә, 2 февральдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күк йөзе аязучан болытлы кала. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык саклана.
Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстан буенча һава температурасы -8..-13 градус, аязган вакытларда -14..-19 градус салкын булачак (башкалада -9..-11 градус, аязганда -14 градуска кадәр). Көндез һава -3..-8 градуска кадәр җылыначак (Казанда -5.. -7 градус).
«Татар-информ» атна уртасына республикада сизелерлек суытачагын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта, февраль ае, метеорологлар мәгълүматлары буенча, климат нормасына якын булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз