news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнге салкыннардан соң йомшак бураннар һәм 5 градуска кадәр салкын көтелә

Татарстанда төнге салкыннардан соң йомшак бураннар һәм 5 градуска кадәр салкын көтелә
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 5 мартта, Татарстанда салкын, шул ук вакытта карлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава була. Көндез бөтен төбәк буенча кар явачак. Кайбер урыннарда, шу исәптән Казанда, йомшак бураннар булуы ихтимал.

Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк (шул исәптән ТР башкаласында). Юлларда бозлавык.

Көндез Татарстан буенча һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итәчәк (Казанда – 6... -8).

news_right_1
news_right_2
news_bot