news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнге салкыннардан соң һава +19 градуска кадәр җылыначак

Бүген, 7 майда, Татарстанда һава торышын зур булмаган циклон билгеләячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә.

Төнге салкыннардан соң төбәктә һава 14-19 градуска кадәр җылыначак (Казанда - +15, +17 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100