Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көчле яңгырлар була
6 майдан Татарстанда һава шартларының начарлануы фаразлана. Республика халкын яңгырлар, урыны белән яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтә.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 6 майда Казанда болытлы һава торышы булачак, яңгыр һәм урыны белән яшен көтелә. Төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез термометр баганалары +10-12 градуска кадәр күтәреләчәк, җил секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
7 майда, якшәмбе көнне, температура сизелерлек төшәчәк. Төнлә һава температурасы +1….+6 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгышында +10 градуска кадәр фаразлана. Көндез термометрлар +8...+13 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар секундына 15 метрга кадәр көчле җил белән болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар булырга мөмкин.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 8 һәм 9 майда Татарстанда яңгырлар көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр булачак, һава һәм туфрак урыны белән -3 градуска кадәр туңачак. Көндез һава +9-15 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз