news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, яшен, көчле җил көтелә

6 июньгә каршы төндә, иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән томан, яшенле яңгыр, көчле җил көтелә.

Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына саклану чаралары турында искәртә. Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot