news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан, яңгыр һәм +8 градус җылылык көтелә

Иртәгә, 22 мартта, Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана.

Республикада болытлы һава торышы саклана, көндез - аязучан болытлы. Урыны белән явым-төшем көтелә, күбесенчә яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән, шулай ук Казанда да, томан төшә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы -1..+3 градус (Казанда 0..+2 градус) фаразлана. Көндез һава температурасы +3..+8 градуска кадәр күтәрелә (Казанда +4..+6 градус).

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, атна азагында Татарстанга бик җылы һава торышы килә. Уртача һава температурасы 6-8 градуска нормадан югары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100