Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда томан, яңгыр һәм +20 градуска кадәр җылы булачак

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 8 апрельдә Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, ә көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан: төнлә тизлек 6-11 м/с тәшкил итәчәк, көндез 9-14 м/с ка кадәр көчәячәк, урыны белән 15-20 м/с ка җитәчәк.
Төнлә +2... + 7 градус булачак, көндез +15...+ 20 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз