news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын.

Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы – 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100