news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан төшәчәк һәм -30 градуска кадәр суытачак

Алдагы көннәрдә республикада температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана.

Татарстанда томан төшәчәк һәм -30 градуска кадәр суытачак

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 гыйнварда, Татарстанда салкын һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараер дип көтелә.

Шул ук вакытта тотрыксыз, талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык сакла, дип искәртә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -21..-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк. Казанда төнлә -22..-24, аязган вакытта -27 градуска кадәр, көндез -16..-18 градус салкын булыр дип көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100