news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм яңгыр, дип фаразлый синоптиклар

Күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Төнлә һәм сишәмбе иртән республика буенча томан булуы көтелә, дип кисәтә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 Синоптиклар фаразларына караганда, болытлы һава булачак, әмма көндез күк йөзе аязырга мөмкин. Күпчелек районда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
 Төнлә 5-10 градуска кадәр, көндез – 7-12 градус җылы. 15 октябрь төнендә кайбер районнарда яңгыр яварга мөмкин, температура 1-6 градус җылы тәшкил итә.
Шулай ук Казанда төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура 7-9 градус җылы, ә көндез 11-13 градуска кадәр җылы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100