news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин

13 сентябрьдә төнлә һәм иртән һава шартлары начарланырга мөмкин.

Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстанда томан һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында нуль градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot