news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм кар явуы көтелә

Метеорологлар фаразлавынча, алдагы көннәрдә республикада температура акрынлап күтәрелә башлый.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда һава температурасы төшә, томан һәм аз гына кар явуы ихтимал.

Иртәгә, 26 гыйнварда, Татарстанда һава торышы тагын начарлана. Бу хакта Татарстан Республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава. Җиңелчә кар явуы ихтимал (төнлә — урыны белән). Төнге һәм иртәнге якта республиканың аерым районнарында томан төшәчәк.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исә. Юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.

Төнлә Татарстанда һава температурасы -15 градустан алып -20 градуска кадәр булачак. Аязган вакытта температура -24 градуска җитәргә мөмкин.

Көндез исә һаваның температурасы -9, -14 градусны тәшкил итә (Казанда — -10, -12 градус).

Метеорологларның алдан фаразлавынча, алдагы көннәрдә республикада температура акрынлап күтәрелә башлый.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot