news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә

Республика синоптиклары һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 27 февральдә кичен, 28 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Моннан тыш, иртәгә көндез көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100