news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм буран була

Күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча һәм Казанда томан булуы көтелә, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк. Моннан тыш, аязучан болытлы һава, кайбер районнарда кар явуы, буран булуы көтелә.

Төнлә температура 7 градуска кадәр төшәчәк, көндез – 0-5 градус.

Казанда аязучан болытлы һава, кар явуы ихтимал. Төнлә температура 6 градус салкын тәшкил итәчәк, көндез – 2-4 градус.

23 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы, буран, төньяк-көнчыгыштан 12-18 м/с тизлектә җил булуы көтелә. Температура 9 градуска кадәр салкын була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot