news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм 20 градус салкын булуы көтелә

Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда кабат суыта.

Сишәмбе көнне Татарстанда болытлы һава, төнлә һәм иртән томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык булыр дип фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә республика буенча 10-15 градуска кадәр салкын, урыны белән термометр баганалары -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 градустан алып -9 градуска кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100