news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм -19 градуска кадәр салкын көтелә

Алдагы көннәрдә республикада янә температура фоны күтәрелә һәм бу һава шартларының бозылуына китерәчәк.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанда антициклон йогынтысында шактый салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Бераз кар явуы һәм тотрыксыз талгын җил исүе көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада, Казанны да кертеп, томан төшә. Бу күз күременең 500 метрга кадәр начараюына китерә, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә -7..-12, аязган вакытта -14..-19 (Казанда -15), көндез -4..-9 градус (төбәкнең көнбатышында -12, башкалада -8..-10) тәшкил итә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда янә температура фонының күтәрелүе көтелә, бу һава шартларының бозылуына китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot