news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан көтелә, кырау төшәчәк

Иртәгә, 19 майда, Татарстанда температура түбән төшүен дәвам итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Көн болытлы булачак, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәктә, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән талгын җил фаразлана.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк. Талгын җил көнбатыштан исәчәк, тизлеге көндез секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1..+6 градус, ә Татарстан башкаласында +3..+5 градус җылылык күрсәтер. Кайбер урыннарда кырау төшәчәк, туфракның 0 градуска кадәр суынуы ихтимал. Көндезге сәгатьләрдә һава +8..+13 градуска кадәр җылына. Казанда +10..+12 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100