news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, кар һәм 1 градуска кадәр җылылык көтелә

Киләсе көннәрдә республика территориясендә һава температурасы төшәчәк.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава шартлары көтелә. Урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда һәм шулай ук Казанда томан фаразлана, ул вакытта күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк, шулай ук Татарстан башкаласы юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанда һава температурасы төнлә -1..-6 градус, ә көндез +1..-4 градус була.

Киләсе көннәрдә республика территориясендә һава температурасы төшәчәк. Шимбә, 11 декабрьдә, көндез һава температурасы -8..-13 градус фаразлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot