news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, кар һәм -6 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә

Татарстанда томан, кар һәм -6 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Сишәмбе көнне, 29 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар һәм юеш кар явачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.

Көньяк җиле фаразлана, көндез аның көче секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2 дән +3 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар әйтүенчә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot