news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, кар һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә Татарстан территориясендә болыты һава торышы, кар көтелә. Җил уртача тизлектә дип фаразлана. Төнлә һәм көндез томан төшәргә мөмкин. Бу хактаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, урыны белән -19 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итә. Юлларда бозлавык фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot