news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан, кар һәм -17 градуска кадәр салкын көтелә

Шимбә, 18 февральдә, Татарстан территориясендә уртача салкын, шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана. Һава температурасы бераз төшә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән, шулай ук Казанда да бераз кар яварга мөмкин. Моннан тыш, бүген кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, аязганда – -17 градуска кадәр (Казанда -8..-10, аязганда -13 градус) салкын көтелә. Көндез -5..-10 градус (Казанда -7..-9) булачак.

«Татар-информ» республика метеорологларының ялларда Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайта дигән фаразлары турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100