news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, җил һәм яшен көтелә

4 июньгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда томан, ә көндез яшен һәм секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.

Начар һава торышы якынлашу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм аның башкаласы халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.

«Балаларны караусыз калдырмагыз. Зыян күрүчеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot