news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм юлларда көчле бозлавык көтелә

Татарстанда томан һәм юлларда көчле бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, әмма кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан исәчәк җил үз юнәлешен көньяк-көнчыгышка алмаштырачак һәм тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Термометр баганасы -4тән -9 градуска кадәр күрсәтәчәк. Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot