Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 28 градуска кадәр салкын көтелә
Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстан территориясендә салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңадан томан төшәчәк. Юнәлеше үзгәрүчән талгын җил фаразлана. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык сакланачак.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы 17дән 22 градуска кадәр, аязган вакытта 28 градуска кадәр (башкалада 18дән 20 градуска, аязган вакытта 23 градуска кадәр) салкын була. Төнлә 14-19 градус салкын (Казанда — 15, -17) көтелә.
«Татар-информ» метеорологларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, температура фонының чагыштырмача артуы киләсе атнада гына булачак. Декабрьнең беренче декадасында һава температурасы климат нормасыннан 4 градуска түбәнрәк кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз