news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм 26 градуска кадәр салкын көтелә

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем ихтималы аз, төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -15..-20 градус күрсәтәчәк, урыны белән температура -21..-26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -10.. -15 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot