news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда 17 градуска кадәр салкын була

Сишәмбе, 27 декабрьдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Шул ук вакытта зур явым-төшем булу ихтималы аз. Шуның белән бергә бүген һәм иртәгә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

Төнлә Татарстан буенча һава температурасы — 9-14 градус, аязган вакытта17 градуска кадәр салкын (Казанда -12, -14, аязганда-17 градуска кадәр ) була. Көндез 7-12 градус (ТР башкаласында — -9, -11) салкын күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot