news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, җепшек кар һәм бозлавык фаразлана

Татарстанда томан, җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда кышның беренче көнендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 1 декабрьдә республикада җепшек кар һәм яңгыр яву ихтимал. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.

Республикада секундына 2-7 метр тизлек белән исүче үзгәрүчән юнәлешле җиңелчә җил фаразлана. Һава температурасы 0..+5 градус була.

Моннан тыш, иртән юлларда урыны белән бозлавык булу ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot