Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда томан булуы көтелә
Көндез температура 14-19 градус тәшкил итәчәк
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда томан булуы көтелә. Ә Казанда төнлә һәм иртән күз күреме начар булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, әмма көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 5-10 градус җылы булачак, көндез – 14-19. 6 сентябрь төнендә 8-13 градус кына җылы булачак.
ТР башкаласында төнлә температура 9-12 градус җылы, көндез – 15-18. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз