Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда томан, бозлавык һәм -13 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә сизелерлек явым-төшем булмаячак.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 февральдә, республика территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булачак.
Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Юнәлеше көнбатыштан көньякка күчүче уртача тизлектәге җил, дип белдерә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һава температурасы -3 градустан алып -8 градуска кадәр, аязган вакытта термометр баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 0 градустан алып -5 градусны тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз